Пакстан университеты корылмасында һөҗүмдә 20дән артык кеше үлде

Your browser doesn’t support HTML5

Пакстан университетында һөҗүмдә 20дән артык кеше һәлак булды

Пакстанның Бача Хан университеты корылмаларында булган атышларда студентлар һәм мөгаллимнәр һәлак булды.

Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Пешавар шәһәреннән 17 чакрымда урнашкан Бача Хан университеты кампусында террор гамәле нәтиҗәсендә 20дән артык кеше һәлак булды. Иминлек көчләре университет корылмаларыннан читтә һөҗүм иткән ике кешене кулга алды. Террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә Пакстандагы Талибанының бер канаты алды. Соңрак илдәге Талибанның (Пакстанның Тәһрик-и-Талибан) матбугат вәкиле һөҗүмне кискен тәнкыйтьләде.

Атышлар һәм шартлау уку йортының компьютер һәм менеджмент факультетында дәресләр башланган сәгатьләрдә булды. Гадәттә бу вакытта иминлекне тикшерергә тиеш булган полиция булмаган. Бу хакта Азатлыкның Пакстан Машаал бүлегенә профессор Аббас Али хәбәр иткән.

2012 елда ачылган Бача Хан университеты Пакстанда көч куллануны туктатуны алга сөргән Паштун хәрәкәте җитәкчесе Хан Габдел Гаффар Хан исеме белән аталган. Бүген аның үлеменә 28 ел тулган көн. 1930 елларда Хан торгынлыкта булган паштун җәмгыятен Британия империясенә каршы тыныч юл белән көрәшкә күтәргән милли җитәкче. Университетта 3000ләп студент укый, 600ләп мөгаллим эшли.