Башкортстанда бәкедә коенучы мөселман яшьләр арта

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан мөселманнары православларның бәкедә коену йоласында мөселман яшьләрнең күп булуына борчылу белдерә. Ихлас мәчетенән Мөхәммәт хәзрәт әйтүенчә, бу хәл яшьләрнең бер-беренә иярүеннән килеп чыга. Шул ук вакытта хәзрәт мөселман яшьләрнең бу адымын аңлап кабул итәргә дә чакыра.