Литвиненконы үтерүгә Путин фатиха биргәнгә охшый

Александр Литвиненко (С), Владимир Путин һәм Андрей Луговой

ФСБның элекке хезмәткәре Александр Литвиненконы Русия Думасы депутаты Андрей Луговой һәм эшмәкәр Дмитрий Ковтун үтергән. Литвиненконы үтерү операциясенә ул чактагы ФСБ башлыгы Николай Патрушев һәм “бәлкем” Русия президенты Владимир Путин шәхсән фатиха биргән.

Бу турыда 2006 елда Литвиненконың полоний белән агулап үтерелүен тикшерүчеләрнең бүген Британия вәкилләр пулатында игълан иткән йомгак хисабында белдерелә.

Литвиненконың тол калган хатыны президент Путинга һәм хәзер Русия Иминлек шурасын җитәкләүче Патрушевка карата виза һәм икътисади чикләүләр кертергә чакырды.

Марина Литвиненко һәм Анатолий Литвиненко үтерүне тикшерү документларын күрсәтә

Марина Литвиненко белдерүендә: “Кичә мин (Британия) эчке эшләр министрлыгыннан киләчәк гамәлләр турында вәгъдә хаты алдым. Роберт Оуэн әфәнденең фаш итүче нәтиҗәләреннән соң премьер-министрның бернинди дә чаралар күрмәве башка сыймаслык нәрсә булачак”, диелә.

Александр Литвиненконың улы Анатолий фикеренчә, аның әтисен үтерүчеләрне Русия хакимияте үз канаты астына сыендырып тота. Sky Newsка интервьюда ул: “Бу бик катлаулы җинаять булган, анда бик катлаулы үтерү коралы кулланылган. Үтерүчеләр Русия дәүләте канаты астында эш иткән”, диде.

Берничә ел элек Лондон Луговой белән Ковтунны Британиягә тапшыруны таләп итеп карады, әмма Мәскәү аларны тапшырудан баш тартты.

Литвиненконы үтерү сәбәпләренең берсе Литвиненконың Путин һәм оешкан җинаятьчелек арасындагы бәйләнешне раслаучы дәлилләр табуы булырга мөмкин диелә.

Александр Гольдфарб

Литвиненконың дусты һәм аны үтерү турындагы китап авторларының берсе Александр Гольдфарб фикеренчә, Британия Русиядән Луговой белән Ковтунны тапшыруны БМО аша таләп итәргә һәм Мәскәүгә каршы яңа чикләүләр кертергә мөмкин. “Моның артында Русия хөкүмәте торуы турында инде беренче көннәрдән үк әйтелгән иде. Әмма хәзер инде ул юридик яктан ачыкланган факт буларак кабул ителәчәк”, ди Гольдфарб һәм Британия хөкүмәтенең нинди дә булса чаралар күрәчәген фаразлый. “Моның аркасында алар сугыш башламаячак, илчене дә кире чакыртып кайтарырлар дип уйламыйм. Әмма алар, мәсәлән, БМО иминлек шурасына Луговой белән Ковтунның Британиягә тапшырылуын таләп итүче резолюция белән чыга алалар. Алар Русиядән җаваплылыкны тануны, үзләрендә булган барлык ябык мәгълүматларны британ полициясенә тапшыруны һәм Марина Литвиненкога компенсация түләүне таләп итә ала”, ди Гольдфарб.

Александр Литвиненконың соңгы көннәре

Үтерү сәбәпләренә килгәндә, мәхкәмә, мөмкин булган төп сәбәп буларак, Литвиненконың Испания махсус хезмәтләренә Тамбов җинаятьчел төркеме эшен тикшерүдә ярдәм итүен карады. Гольдфарб бу үтерүгә Литвиненконың 1999 елда Мәскәүдә йортларны шартлатуны тикшерүдә катнашуы да, Литвиненко белән таныш булган Путинның аңа карата шәхси нәфрәте дә сәбәп була ала ди.