Уфада БРИКС министрлары эшсезлек мәсьәләләрен карады

Your browser doesn’t support HTML5

Русия үзәк банкының һәм финанс министрлыгының хәзерге сәясәте илдә эшсезләр санының тагын да артуына китерәчәк. Бу турыда Уфада БРИКС илләренең хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлары очрашуында Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белдерде. Шмаков ил икътисадында ашыгыч үзгәрешләр башларга чакырды.