Чаллыда яшәүче Алинә Хәйруллина ком белән рәсемнәр ясый

Your browser doesn’t support HTML5

Ком һәм пыяла, яктылык һәм күләгә, рәссамның кул хәрәкәтләре ярдәмендә гаҗәеп сәнгать әсәрләре туа. Ясалган әсәр санаулы гына мизгелләр яши һәм аңа алмашка яңалары килә. Чаллыда яшәүче Алинә Хәйруллина бу сәнгатькә үзлегеннән өйрәнгән һәм ул шәһәрдә узган күргәзмәнең төп йолдызы булды.