Казаннар башкала урамнарындагы кар өемнәреннән зарлана

Your browser doesn’t support HTML5

Азатлык хәбәрчесе берничә атна кышкы Казан буйлап йөреп, урамнарның чисталыгына бәйле халык фикерен белеште. Үзәк урамнарны, Татарстан президенты белән, мэр йөргән урыннарны чиста тотарга тырышсалар да, читтә ишек аллары, кечкенә урамнарга куллары җитми кала, ди бер төркем казанлылар.