Мәскәүдә булган янгын урынында 12 мәет табылган

Янгын урыны

Мәскәүдә тегүчеләр эшли торган бер бинада булган узган төндәге янгыннан соң 12 кешенең мәете табылган. Тикшерү комитеты белдерүенчә, корбаннарның өчесе балалар һәм шуларның берсе кечкенә сабый.

Янгын мигрантлар эшли һәм яши торган бинада булган диелә. 500 дүрткел метрдагы янгын нәтиҗәсендә бинаның түбәсе дә ишелеп төшкән.

Янгынның берьюлы ике урында башлануы ачыкланган һәм шул сәбәпле махсус ут төртү мөмкинлеге тикшерелә. Икедән артык кешене ният белән үтерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.