Хөкүмәт 2017дә ярлыларга талон өләшә башлый

Дондагы Ростов шәһәрендә картлар һәм авырулар йорты. 2011 ел

Русия хөкүмәте аз керемле кешеләргә азык-төлек белән ярдәм итү програмын 2017 елда башларга әзерләнә.

Узган ел хөкүмәт Русиядә 15-16 миллион кешегә азык-төлек алырга ярдәм кирәк, дип санап чыгарган иде. 2016 елның өченче кварталында бу сан төгәл билгеле булачак, халыкның бу катламына 2017 елдан башлап азык-төлекне ташлама белән яки бушка алу өчен талон бирәчәкләр.

"Исәп-хисап эшләре әле тәмамланмаган. 2017 елда програмга 140 миллиард сум бүлеп бирү каралган. 2018 елда 214.2 миллиард", дип хәбәр итә "Ведомости" хөкүмәттәге чыганакларга нигезләнеп.

Фәкыйрьлек чигендә булучыларга ай саен акчалата ярдәм түләү (пособие) турындагы канун өлгесен Дәүләт думасына КПРФ депутатлары керткән иде. Коммунистлар исәпләренә караганда, Русиядә яшәү өчен кирәк булган кереме җитмәүчеләр саны 20 миллион.