Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы флешмоб белән искә алдылар

Your browser doesn’t support HTML5

7 февраль Уфада күптән түгел бала тапканнан соң якты дөньяны ташлап киткән җырчы Вәсилә Фәттахова истәлегенә флешмоб узды. Чарада катнашкан йөздән артык кеше аның популяр "Туган як" җырын башкарды. Җыр музыкасыз гына башкарылды, чарада катнашучылар кул чабып, аяк белән тыпырдап җырладылар.