“Азатлык” яшьләр берлеге Дәүләт теле хәрәкәтен башлады

Your browser doesn’t support HTML5

8 февральдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәис урынбасары Илмир Салих Казанның Ирек мәйданында ялгыз пикетка чыкты. Берлек егетләре Татарстан конституциясенең 8нче маддәсе үтәлешен таләп итеп һәр айның 8нче көнендә башкаланың үзәк урамнарына ялгыз пикетка чыгачаклар. Чараны Дәүләт теле хәрәкәте дип атаганнар.