Казан үзәгендә алты катлы торак йорт янды
Your browser doesn’t support HTML5
10 февраль кичке җидедә Казан үзәгендә "Татарстан" кунакханәсе каршындагы йортта янгын чыкты. Йортта яшәүче 150ләп кеше эвакуацияләнде, зыян күрүчеләр юк, диде Азатлык хәбәрчесенә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге башлыгы Марат Рәхмәтуллин.