Удмурт телен өйрәнгән түрәләргә өстәмә түләнәчәк

Удмурт теленә тәрҗемә ителгән Тукай китабы

Бүгенге көндә удмурт телен авыл җирлегендә яшәүче җитәкчеләрнең 25% гына белә.

Удмуртиянең район һәм шәһәр түрәләре удмурт телен өйрәнгән очракта хезмәт хакларына өстәмәгә өмет итә ала. Бу турыда милли сәясәт, җәмгыять куркынычсызлыгы, регламент һәм республика парламенты эшен оештыру өчен җаваплы даими комиссия рәисе Энвиль Касыймов хәбәр итте. Бу хакта susanin.udm.ru сайты яза.

“Өстәмә күләме 1% тан алып 15% ка кадәр булырга мөмкин”, диде ул.

Мондый кызыксындыру чарасы халык белән турыдан-туры аралашып эшли торган шәһәр һәм район түрәләренә кагыла.

"Республика бюджеты өчен әллә ни зур чыгым түгел, тик ул бик мөһим, чөнки алдыбызда хәзер удмурт телен саклап калу бурычы тора”, - диде Касыймов.

Телне өйрәнеп чыккан түрә имтихан тотарга тиеш була. Удмуртия Милләтләр министрлыгы мәгълуматына караганда, бүген Удмуртия авыл һәм шәһәрләрендә эшләүче дәүләт хезмәткәрләренең бары дүрттән бере генә удмурт телен яхшы белә.