Иранның хәрби саклану сәнәгате Русиядән корал һәм хәрби техника сатып алу белән кызыксына. Бу хакта "Коммерсант" язып чыкты. Иран Русиядән 8 млрд. доллар күләмендә хәрби җиһазлар алырга теләк белдергән.
15 февраль Мәскәүгә ике көнгә Иран саклану министры Хөсәйн Дехган килде. Сәфәре барышында ул Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм вице-премьер Дмитрий Рогозин белән очрашты.
РБК язуынча, Тәһран Мәскәүгә үз исемлеген тапшырган: Су-30СМ хәрби очкычлары; Як-130 хәрби өйрәнү очкычлары; Ми-8 һәм Ми-17 боралаклары; көймәләргә каршы "Яхонт" һөҗүм ракеталары белән җиһазландырылган, яр буенда урнаштырылган "Бастион" ракета комплекслары;, фрегат көймәләре; дизель-электр су асты көймәләре һәм тагын кайбер башка хәрби җиһазлар.
Ми-8 һәм Ми-17 боралаклары Казанда җитештерелә. 2015 елның ноябрендә Казан боралак заводы Башкортстанның Күмертау авиация берләшмәсен үз контроленә ала, дип хәбәр ителгән иде.