Уфада бизәнү әйберләре остаханәсе ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада борынгы кәсепне заманчага кулайлаштырып беләзек, күкрәкчә, алкалар эшләүче остаханә ачылды. Башкорт халкы көмешкә өстенлек биргән, чөнки ул күз тиюдән саклый дигән сынамыш бар. Көмеш кара көчләрне куып җибәрә дигән ырым да булган. Шуңа да остаханәдә нигездә көмештән бизәнү әйберләре эшлиләр.