Казанда совет хатын-кызына багышланган күргәзмә ачылды

Экпозиция совет чоры хатын-кызына багышланган.

Клатчлар, "сау бул яшьлек" итекләре, нокталы күлмәкләр, эчке кием,  рәсемнәр, арт-объектлар һәм совет чоры артефактлары бу күргәзмәдә очрашты.

Хәсәнов хәтирәләренең объектлары детальләрне тотып карарга һәм ул чорны тоярга мөмкинлек бирә.

Күргәзмә узган гасырның 60-70 елларына кагылышлы.

Хәсәновның төп каһарманы - хатын-кыз һәм аңа төгәл урында һәм вакытта бәйле булган материаль объектлар.

Шунысын әйтергә кирәк, Илгизәр Хәсәнов - инде берничә ел уңышлы эшләп килгән "Смена"га нигез салучы.

Күргәзмә 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.