Азатлык сораштыруы: Казаннар Русияне сакларга әзерме?

Your browser doesn’t support HTML5

Азатлык хәбәрчесе 23 февральдә казаннарның Русияне яклап сугышырга әзерлекләре белән кызыксынды. Башкала үзәгендә гөрләвекләр аккан, кар өемнәре белән тулган урамнарда йөрүчеләрнең фикерләре бертөрлерәк булды. Бу сораштыру кешеләрдә сугыш башланырга мөмкин дигән шом булуын да күрсәтте.