Роберт Заһретдинов башкорт кубызын дөньяга танытты

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада 83 яшендә "дөньяның виртуоз кубузчысы" исеменә дүрт тапкыр лаек булган Роберт Заһретдинов вафат булды. Башкорт милли уен коралын буыннан буынга җиткергән һәм яшьләрне өйрәткән остаз үз иҗаты белән Башкортстанда гына түгел, шулай ук Финляндия, Норвегия, Монголиядә танылган иде.