Уфада Роберт Заһретдиновны соңгы юлга озаттылар

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан җәмәгатьчелеге 2 мартта виртуоз кубызчы Роберт Заһретдиновны соңгы юлга озатты. Ул Уфаның Көньяк зиратында җирләнде. 83 яшьлек танылган музыкант һәм остаз 1 мартта вафат булган иде. Кубыз серләренә аннан өйрәнгән Миңлегафүр Зәйнетдинов Роберт Заһретдиновтан алганнарын киләсе буынга да тапшырырга тырышачагын белдерде.