Гыйракта шартлау нәтиҗәсендә 60 кеше һәлак булды

Гыйракта "Ислам дәүләте"нә каршы һөҗүмгә баручы хөкүмәт көчләре

Якшәмбе көнне Гыйракта көчле шартлау нәтиҗәсендә кимендә 60 кеше һәлак булды, 70тән артык кеше яраланды. Корбаннарның 23е полиция һәм башка иминлек көчләре вәкилләре.

Башкала Багдадтан көньяктарак урнашкан Һилла шәһәре янындагы тикшерү капкасында бомбалы йөк машинасын интихарчы шартлаткан.
"Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Һилла Гыйракның шыгыйлар яши торган өлешендә урнашкан.
28 февральдә Багдадның шыгыйлар яши торган өлешендә ике шартлау нәтиҗәсендә 78 кеше һәлак булган иде. Ул һөҗүм өчен дә җаваплылыкны "Ислам дәүләте" үз өстенә алды.