Ак Йорт үзенең Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ясаган белдерүендә изоляторда тотылган Украина хәрбие Надежда Савченконы иреккә чыгарырга чакырды. Дөньяда гаделсезлеккә каршы көрәшкән хатын-кызларны зурлаган көндә АКШ Надежда һәм Украина халкына теләктәшлек белдерә, диелгән вице-президент Джо Байден ясаган белдерүдә.
Вице-президент Савченкога белдерелгән гаепләүләрнең нигезсез икәнен һәм аның Русия төрмәсенә канунсыз китерелгәнен искә ала. Савченко Украинаның көньяк-көнчыгышында, Украина хәрби көчләре ягында сугышкан очучы, ул урланган һәм үз теләгенә каршы чик аша Русиягә китерелгән, диелгән белдерүдә.
Байден аны кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итә. Русиянең аны төрмәдә тотуы Мински килешүләрен бозуы булып тора, диелгән АКШ белдерүендә.
Надежда Савченко бүген бишенче көн сусыз ачлык тота. Украина аның янына үз табибларын кертергә рөхсәт алган. Аларның Савченко янына 9 март килеп җитүе планлаштырыла. Савченко 9 март мәхкәмә утырышында соңгы сүзен әйтергә җыена.
Украина хәрбие Савченко 2014 елның 17 июнендә үзләрен Луһански халык республикасы көчләре дип атаган гаскәрләр белән сугышканда Украина хәрбиләренә атышларны кайда юнәлтү өчен хәбәр биреп торуда гаепләдә. Атышларда Русиянең ике журналисты Антон Волошин һәм Игорь Корнелюк һәлак булды. Адвокатлар Савченконың атышларга кадәр үк тотык итеп алынганына һәм канунсыз рәвештә Русиягә кертелгәнә дәлилләр китерә. Прокурор Савченкога 23 ел төрмә сорады.