Казандагы "Милли" чәчәкләр студиясенә бер ел тулды

Your browser doesn’t support HTML5

Казандагы "Милли" чәчәкләр студиясенә бер ел тула

Нәкъ бер ел элек Казанда "Милли" дип аталган чәчәкләр студиясе ачылган иде. Бу студия чәчәк бәйләмнәрен үзенчәлекле бизәлештә тәкъдим итә: гөлләмәләр милли бизәкләр төшерелгән тасмалар белән җыела.

Теләгән кешегә чәчәкләргә өстәп татарча открыткалар да сатып алырга була. Аларда татар шрифты кулланылып, төрле котлау сүзләре язылган.

Студиянең урнашу урыны да “милли” – тарихи Печән базары урыны. Студия Казан буйлап чәчәк бәйләмнәре китереп бирү хезмәтен дә күрсәтә. Заказны дөньяның теләсә­ кайсы иленнән биреп була. Аның тарихи урында, Казанның элеккеге милли сәүдә үзәгендә – атаклы Печән базарында урнашуы һич тә очраклы түгелдер. Бу барлык үзенчәлекләр оешмабызны шундый горур исем – “Милли” исеме белән атарга этәргеч бирде”, ­ ди студияне оештыручыларның берсе Айрат Фәйзрахманов. Айрат - тарих фәннәре кандидаты. Әмма ул гыйлем, сүз, фикер белән генә түгел, эшмәкәрлек белән дә милләткә файда, кешеләргә матур сервис күрсәтергә теләвен әйтте.

Студиядә бер ел эчендә 2 500 чәчәк бәйләме ясалган, 130 пар никахлашкан.­­ Хәйриягә җыелган акчалар яман шеш табылган кечкенә балага операция ясарга җибәрелгән һәм­ операция уңышлы узган, малай терелеп килә икән.­Чәчкәләргә күбрәк Чехия, Германия, Казакъстан, Башкортстан, Мәскәү, Чаллы, Буа һәм Мамадыш шәһәрләреннән заказ бирәләр.­ Берничә милли сувенир Америкага җибәрелгән. Өч клип төшерелгән.

Казанда "Милли" чәчәкләр студиясе эшли