Бельгия өч көнлек матәм игълан итте

Коткаручылар метро тукталышы янында корбаннарга ярдәм күрсәтә

Брюссельнең "Завентем" һава аланы һәм метрода шартлауларда 34 кеше һәлак булды. Рәсмиләр террор һөҗүме турында белдерде.

Брюссельдә шартлауларда һәлак булучылар саны 34 дип игълан ителде. Бельгия сәламәтлек саклау министры һава аланында 14 кеше үлде, 81 кеше яраланды, дип белдерде. Бельгия метро идарәсе мәгълүматларына караганда, метрода шартлауда 20 кеше һәлак булды. Яраланган 55 кешенең унысының хәле аеруча авыр. Брюссельдәге активист Алексей Козлов Азатлыкның рус редакциясенә шәһәрдә ниләр булып ятканын сөйләде.

Your browser doesn’t support HTML5

Брюссельдә бөтен эш туктатылды

Сишәмбе иртән Брюссельнең "Завентем" һава аланында һәм Маельбек (Maelbeek) метро тукталышында шартлаулар булды. Яраланучылар саны 200гә якынлаша. Шәһәр урамнарына резервтагы полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр чыгарылды. Халыкка өйдән һәм эш урыннарыннан чыкмаска сорап мөрәҗәгать ителде. Эчке эшләр министры Ян Ямбон Бельгиядә өч көнлек матәм игълан итте.

Бу саннар әлегә рәсми расланмады. Һава аланы эше туктатылган. Очкычлар башка шәһәрләргә җибәрелә.

Брюссельдәге шартлаулар

​​Һава аланында шартлаулардан соң тагын бер шартлау Маельбек (Maelbeek) метро тукталышы янында булды. Бу бистәдә Европа Берлеге хөкүмәте биналары урнашкан. Шәһәрдә метро йөреше туктатылган, музейлар һәм кибетләр ябылган.

Your browser doesn’t support HTML5

Брюссельнең "Мальбек" метросы янында полиция һәм коткаручылар

Бельгиядә иң югары дәрәҗә террор куркынычы дип игълан ителде. Париждан һәм Лондоннан тиз йөрешле поездлар туктатылды. Һава аланы чәршәмбегә кадәр ябылды.

Берничә көн элек Брюссельдә Парижда террор һөҗүмнәренә катнашы булуда шикләнелгән Сәләх Абдесәлам кулга алынды. 2015 елның ноябрендә ул Париждан Бельгиягә качкан иде. Иминлек көчләре Бельгиядә террор һөҗүмнәренең әзерләнгәне турында кисәткән булган.