Башкортстанның көнбатышында эчәр су кытлыгы арта

Your browser doesn’t support HTML5

22 мартта билгеләнүче Халыкара су ресурслары көнендә Уфада галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелып суны сакчыл куллану зарурлыгы турында сөйләште. Башкортстанның көнбатыш районнарында да эчәр су ресурслары мәсьәләсе күтәрелә. Бу турыда Азатлыкка Агыйдел һәм Урал елгалары бассейны идарәсе вәкиле Әхтәм Габбасов белдерде.