Стәрлетамакта башкорт һәм татарның "яз гүзәле"н сайладылар

Your browser doesn’t support HTML5

Стәрлетамакта узган "Яз гүзәле" бәйгесендә иң чибәр башкорт һәм татар кызын сайладылар. Анда шәһәрдә укучы студентлар катнашты. Башкорт һәм татар телен белү бәйгенең төп шарты итеп куелды. Кызлар башкорт, татар халыкларының милли гореф-гадәтләрен дә белергә тиеш иде. Татар кызлары арасында җиңүче таҗын Гөлия Назарова, башкортларда Гөлназ Сәлтәшева киде.