Татарстан үзенә "1001 ләззәт" белән җәлеп итмәкче

Your browser doesn’t support HTML5

25 мартта Казанда Татарстанны бөтен дөньяга танытырга тиешле "Visit Tatarstan" програмы тәкъдим ителде. Аның төп идеясы Татарстанда кунак булып, тарих белән танышып, матур урыннар карап, тәмле ашап 1001 ләззәт алып китү хисен тудырудан гыйбарәт. Концепцияне "Татарстан Мирасы" брендын әзерләүдә катнашкан, үзен тәңгәллек институты дип атаган Британиядәге INSTID оешмасы эшләгән. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, "Visit Tatarstan" програмы 2 миллионнан артык сумга төшкән.