Дондагы Ростовта Надежда Савченкога теләктәшлек пикеты узды

Дондагы Ростовта Надежда Савченкога теләктәшлек пикеты

Пикетта катнашкан активистлар очучыны Украинага бирүне таләп итте.

26 мартта Дондагы Ростов шәһәрендә активистлар Украина очучысы Надежда Савченкога теләктәшлек пикеты уздырды. 22 март Донецки шәһәр мәхкәмәсе Савченконы 22 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Пикетта катнашкан активистлар Савченкога карар кануни түгел дип белдерде һәм очучыны Украинага бирүне таләп итте.

Пикетчылар кулларына "Надежда Савченкога Ирек!", “Савченконы җәзага тартуга куанасыңмы? Онытма, чиратта син булырга мөмкин", "Надежданы кайтарыгыз!" дигән һәм башка шигарьләр язылган плакатлар тоткан иде.

Пикетны оештыручыларның берсе – Станислав Трунтаев Савченкога мәхкәмә бетсә дә, аңа карата эш дәвам итә һәм ул хәрбине Украина хакимиятләренә тапшырганчы тукталмаячак, диде. Пикет шәһәр хакимиятләре белән килешенгән иде.