Алмаз Хәмзин: "Чаян"га чеметкән өчен йодрык төшәргә мөмкин"

Your browser doesn’t support HTML5

1 апрель Халыкара көлке көне уңаеннан, Татарстанда бердәнбер сатира һәм юмор журналы “Чаян” махсус чыгарылыш әзерләмәде. Журнал хезмәткәрләре көнүзәк проблемнарга карикатура булмавын, дәүләттән, түрә-җитәкчеләрдән куркып, алардан көлмәүләрен яшерми.