"Эльмира Кәлимуллинага концертын татар җыры белән башлап җибәрергә кирәк иде"
Your browser doesn’t support HTML5
31 мартта Казанда “Пирамида” сәхнәсендә яшь җырчы Эльмира Кәлимуллинаның тәүге концерты булды. Тавыш (“Голос”) телепроектының финал өлешенә чыгып танылу һәм Татарстанның атказанган исеме алган җырчыны тыңларга тамашачы зал тутырып килгән иде.