Казанда "Тукай замандашлары" VI халыкара сәнгатьле уку бәйгесе финалы

Your browser doesn’t support HTML5

18-22 апрель үтә торган бәйгегә Казан, Татарстанның күпчелек районнары, Русия төбәкләрендәге мәктәп укучыларыннан, Кытай татарларыннан, Малайзия,Төркия студентларыннан барлыгы 450ләп гариза бирелгән. Бәйге Габдулла Туканың 130 еллыгына, аның һәм замандашларының иҗатына багышлана. 22 апрельдә җиңүчеләр гала-концертта чыгыш ясаячак. Азатлык хәбәрчесе бәйгенең сайлап алу өлешендә булып кайтты.