Башкортстанда тикшерүчеләр гамәлләренә зарланучы эшкәмәрләр 20 процентка арткан

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда эшкуарлар хокуклары вәкиле Рафаил Гыйбадуллин хакимиятнең элегрәк бирелгән вәгъдәләренә карамастан, эшмәкәрләргә савым сыерына караган кебек мөнәсәбәт үзгәрми дип белдерде. Моны ул бүген Дәүләт җыелышы - корылтай әгъзалары алдында чыгыш ясаганда әйтте. Тикшерү оешмаларының басымына зарланучы эшкуарлар 20 процентка арткан. Мөрәҗәгатьләрнең 63 проценты нигезсез җинаять эше ачу һәм рейдерлык турында.