Камал театрында "Көтәм сине" спектакленең премьерасы үтте

Your browser doesn’t support HTML5

22-24 апрельдә Казанда Камал театрында яңа буын режиссеры Илгиз Зәйниевнең "Көтәм сине" спектакленең премьерасы булды. Автор бала көтүче хатыннар үрнәгендә җәмгыятьтәге бозыклыкны күрсәтергә тырыша. Спектакльне Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр"енә охшатучылар да табылды.