Уфа балалар бакчасында милли һәм хәрби киемнәр бер дәрәҗәгә куела

Your browser doesn’t support HTML5

Уфаның 74нче санлы балалар бакчасында 240 бала тәрбия ала. Сигез төркемнең берсендә балаларны татар теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләр күп көч сала, сөйләшергә генә түгел, мәдәният, гореф-гадәтләр белән якыннанрак таныштыру максатыннан милли бәйрәмнәр дә оештыралар. Татар тарихына, йолаларына карата кызыксындыру уяту, балаларның рухи дөньясын баету өчен барлык шартларны тудырырга тырыша алар. Әмма ни өчендер анда сугыш, кораллар темасын да, Русия һәм совет армиясен дә зурлауны да кирәк тапканнар. Район күләмендә узган "Бәллүр микрофон" бәйгесенә әлеге балалар бакчасы милли һәм хәрби киемнәрдән килгән иде.