Татарстанның атомга каршы җәмгыяте Фәрит Мөхәммәтшинга каршы чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте Мөхәммәтшин белән килешми

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республикада атом станциясен төзү кирәклеге хакындагы белдерүенә Татарстанның атомга каршы җәмгыяте кискен каршы чыкты. Оешма рәисе Альберт Гарапов әйтүенчә, бу белдерү бик сәер, чөнки Татарстан хакимиятләре моңарчы атом станциясен төзергә җыенмаулары турында белдереп килде.

Бизнесс-Онлайн интернет-газеты хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе һәм Бердәм Русия фиркасенең җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 28 апрель Иннополис шәһәрендә үткән республикада федераль програмнар үтәлешенә багышланган җыенда Татарстанда атом станциясен төзү проекты өчен көрәшергә чакырган. Көрәшмәсәк, бу акчалы проект күрше төбәкләргә эләгергә мөмкин, дигән ул.

Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге корылышның җир ярылган урында урнашуы хәзерге технологияләрне искә алганда, куркыныч тудырмый. Татарстанда электр энергиясенә кытлык булачак, бу станция республиканы энергиия белән тәэмин итү ягыннан иминлек гарантиясе бирәчәк дигән ул һәм Татарстаннан сайланачак Дума депутатларын да әлеге проект өчен көрәшергә чакырган.

Билгеле булганча, Татарстанның Кама Аланында атом станциясен төзү эше совет чорында ук башланып киткән иде, әмма 1990 елда төзелешне туктату карары кабул ителә. Башка бик күп сәбәпләр белән бергә Кама Аланындагы төзелешнең җир ярылган урынга туры килүе һәм Татарстанга өстәмә куркыныч тудыруы да әйтелгән иде.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов Мөхәммәтшинның соңгы белдерүенә гаҗәпләнгән. Аның сүзләренчә, шул ук Татарстан Дәүләт шурасы һәм Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми хатларында Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә Кама Аланында атом станциясен төзү планнарының юклыгы турында язылган булган. Шулай ук Гарапов сүзләренчә, министрлык хатында Татарстанның энергиягә кытлыгын электр-газ генераторлары ярдәмендә капларга җыенуы турында әйтелгән.

Альберт Гарапов сүзләренчә, 26 апрель көнне ул һәм башка активистлар Чернобыль һәлакәтенең 30 еллыгына багышлап конференция үткәргән һәм киләчәктә әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган технологияләргә йөз тоту турында мөрәҗәгатьләр кабул иткән. Алар Татарстан һәм Русия президентлары идарәләренә җибәреләчәк.