Кырымның Русия билгеләгән прокуроры “Үлемсез полк” йөрешенә Николай II иконасын тотып чыкты. Кремль яклы галим моны хуплады.
Акмәчеттә 9 май “Үлемсез полк” йөрешен кулына Николай II иконасы тоткан прокурор Наталья Поклонская җитәкләде. Журналистларга Поклонская икона тотып чыгуның сәбәбен узган ел булган бер вакыйга белән аңлатты.
2015 елда ветераннар белән очрашуда сугышта катнашкан бер олы кеше сугыш кырында аңа Николай II күренеп үлемнән саклап калганын сөйләгән, имеш.
Поклонская поучаствовала в акции «Бессмертный полк» с иконой Николая II https://t.co/VPeZmSN6PU pic.twitter.com/2TtACKZ4sE
— RT на русском (@RT_russian) 9 мая 2016 г.
Поклонскаяны фәлсәфәче Павел Святенков яклап чыкты. Икенче дөнья сугышында җиңү "беренчесенең дәвамы" дип язды Кремль яклы тарихчы.