Уфада ачылган скрипкачылар бәйгесе бүләкләре таң калдырырлык

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда скрипкачыларның Владимир Спиваков исемендәге халыкара бәйгесе башланды. Кризиска карамастан, бәйгенең бүләк фонды быел күпләрне таң калдырырлык. Җиңүчеләргә билгеле осталар эшләгән бик кыйбатлы борынгы скрипкалар тапшырылачак. Беренче урынга 1895 елда Италия остасы ясаган 100 мең евролык скрипка. Икенче урын өчен 40 мең евролык, өченчегә егерме мең евролык скрипка. Дүртенче скрипканы Мостай Кәрим вакыфы сатып алган.