"Сак-Сок" мюзиклын уйнаган балалар Мәскәү сәхнәсе турында хыяллана

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның "Әкият" балалар үзәгендә беренче тапкыр "Сак-сок канатларының сере" дигән ике пәрдәле мюзикл премьерасы үтте. Әсәрне балалар уйнады. Хәйрия чарасы буларак узган спектакльне карарга балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар һәм асрауга алган гаилә үзәге балалары килгән иде.