Евровидение җиңүчесе Җамала Киевка каһарман булып кайтты

Your browser doesn’t support HTML5

Евровидение бәйгесендә җиңү яулаган кырымтатар җырчысы Җамала якшәмбе Киевка кайтты. Һава аланына аны каршы алырга йөзләрчә кеше килде. Җамала бәйгедә кырымтатар сөргененә багышланган "1944" җырын башкарды. Бу җыр минем гаиләм, минем халкым турында, дип аңлатты ул җыелган халыкка.