РБК редакторларының эштән алынуы бәйсез мәгълүматкә һөҗүм дип бәяләнде

"Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" оешмасы Русиядә РБК мәгълүмат холдингындагы үзгәрешләрне "Русиядә бәйсез журналистикага каты һөҗүм" дип атады.

Журналистлар хокукларын һәм мәгълүмат иреген яклаучы халыкара "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" оешмасы РБК редакторларын эштән алуны кискен тәнкыйтьләп чыкты.

"РБК медиа холдингының баш мөхәррирләрен эштән алу - Русиядә бәйсез мәгълүмат ирегенә каты һөҗүм", диелгән белдерүдә.

РБК газеты баш мөхәррире Максим Солюсның 13 май эшкә алынуы турында хәбәр ителде, аның артыннан холдингның баш редакторы Елизавета Осетинская һәм агентлыкның баш мөхәррире Роман Баданин урыннарыннан алынды. Бу карар РБКда чыккан "Напротив "дворца Путина" под Геленджиком начнут разводить устриц" исемле мәкаләдән соң кабул ителде.

Холдинг өч кешенең китүен икътисади сәбәпләр белән аңлатса да, күпләр аның сәбәбе сәяси икәнен әйтте. Кремль мөхәррирләрне эштән алуга катнашы булмавын белдерде.