Бакчасарайда Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы юкка чыкты

Эрвин Ибрагимов

Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләл Бакчасарайда элекке депутат Эрвин Ибрагимовның машинасы табылды, үзе юк дип белдерде.

Узган төндә Кырымда Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Эрвин Ибрагимов югалды. Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләл сүзләренә караганда, Ибрагимов кичке 11дә әтисенә шалтыраткан булган. Өенә кайтмаган улын эзләргә чыккан әтисе ерак түгел буш машинасын тапкан.

Ибрагимовның кайда булганы билгесез, аның белән элемтә юк. Ибрагимов һәм тагын берничә кеше бүген Судакта үтәчәк мәхкәмә утырышына барасы булган. Судакта кырымтатар активистларын экстремизм гаепләве белән хөкем итәләр.

Аннексиядән бирле Кырымда кешеләрнең югалуы күзәтелә. Тикшерү комитеты - югалучылар кырымтатарлар гына түгел, дип белдерсә дә, юкка чыккан кешеләрнең күбесе - кырымтатарлар.

Халыкара хокук оешмалары һәм чит илләр Русиянең Кырымны аннексияләвен канунсыз дип саный. 2014 елда Мәҗлес Русиянең Кырымны үзенеке итүгә каршы чыкты. Узган елның 20 сентябреннән Мәҗлес Русия аннексияләгән Кырымны изоляцияләү өчен вакыты чикләнмәгән чаралар башлады. Аның максаты сәяси тоткыннарны азат итү, халыкара күзәтүчеләрнең Кырымга бернинди каршылыксыз кереп йөри алуы һәм ярымутрауда кырымтатарларны эзәрлекләүне туктату иде.

Русия билгеләгән Кырым прокуратурасы Кырымтатар мәҗлесен "экстремистик эшчәнлек алып баруы" өчен тыйды. Amnesty International һәм БМО кеше хокуклары коммисары кичекмәстән бүген карарны гамәлдән чыгарырга чакырды.