Башкортстанда беренче тапкыр буйдаклар Сабан туе узачак

Сабантуй күренеше. Архив фотосы.

Мондый Сабантуй уздыруны ялгызлар сораган. Анда тугыз район-калалардан җыелачаклар.

18 июнь көнне Башкортстанның Әбҗәлил районы Тирмән авылында беренче тапкыр буйдаклар өчен Сабантуй узачак. Башкортстанда дөнья башкортлары корылтае ярдәмендә эшләп килгән буйдаклар клубы якын тирәдәге тугыз район-калалардан ялгызларны җыеп төрле ярышлар ярдәмендә аларны бер-берсенә гашыйк итәргә исәп тота.

Биларет каласының “Аулак өй” клубы җитәкчесе Айгөл Нигъмәтуллина әйтүенчә, мондый Сабантуй уздыру ялгызларның үз теләге булган.

Азатлык элегрәк Башкортстанның Стәрлебаш районы Әлемгужа (икенче исеме Шәкәр) авылында өйләнмәгән, эшсез 25-28 яшь егетләр бик күп булуы турында сөйләгән иде.

“Эчеп бабайга әйләнеп беткәннәр, әниләренең пенсия акчасына карап торалар”, диде авыл кешесе.

Your browser doesn’t support HTML5

Айгөл Нигъмәтуллина буйдаклар Сабан туе турында сөйли