Рогозин: Галәм тармагында Русия АКШны куып җитә алмаячак

Дмитрий Рогозин

Русия вице-премьеры Дмитрий Рогозин җомга көнне Минпромторг утырышындагаләм тармагында Русиянең АКШны беркайчан да куып җитә алмаячагын белдерде.

“Хәзер без галәм тармагында американнардан тугыз мәртәбә калышабыз”, диде Рогозин. Ул шулай ук җитештерүчәнлекне берьярым мәртәбә арттырсак та, аерманы бетерү мөмкин булмаячагын әйтте.

Соңрак ул Twitter’да бу сүзләрне Русия хәрби-галәм тармагының гомуми үсеш дәрәҗәсе турында түгел, ә җитештерүчәнлектә калышуы турында әйткәнлеген язды.

Русиядәге яңа Восточный галәм алалыннан 27 апрельгә билгеләнгән беренче ракет очышы техник җитешсезлекләр аркасында бер көнгә кичектерелгәннән соң Русия президенты Владимир Путин Рогозинга шелтә белдергән иде.