Бәйрәмова Кырым аннексиясенең татар бәйсезлегенә яңа мөмкинлек бирүен әйтә

Your browser doesn’t support HTML5

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Төркия сәфәре барышында Facebook'та видеомөрәҗәгать белән чыкты. 25 ел элек татар зыялылары уздырган күмәк ачлык һәм милли хәрәкәт күтәрелешен искә алуга багышланган әлеге чыгышында Бәйрәмова Кырым аннексиясе нәтиҗәсендә татар халкына бәйсез дәүләт төзү өчен яңа мөмкинлек ачылу турында әйтә.