Кырымда үтерелгән Мөэминә Алиеваның җеназасы үтте

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымда көчләп үтерелгән кырымтатар хатынын җирләделәр

30 майда Иске Кырым шәһәре янындагы Тамгъаджы (Изюмовка) авылында үттерелгән Мөэминә Алиеваны соңгы юлга озаттылар.

Кырымда 35 яшьлек Мөэминә Алиеваны көчләгәннән соң үтереп Акмәчет янында күмеп калдырганнар. Әлеге җинаятьне кылган дип шикләнелүчеләрнең берсе Иван Гнездилов тоткарланган. Тагын бер шикләнелүче качып киткән.

Мөэминә Алиева

Хатынның ике абыйсы видеокамераларда булган язмалардан машинаны танып үтерүчеләрнең эзенә үзләре төшкән.

Алиева әнисе белән Иске Кырым шәһәрендә торган, “Уют” кибетендә эшләгән. Кеше хокуклары Кырым контакт төркеменең координаторы Абдурешит Джеппаровның әлеге хәлне тикшерү өчен Иске Кырымга киткәне хәбәр ителә.