"Милләт" басмаханәсендә ифтар ашы үтте

Your browser doesn’t support HTML5

1908 елда төзелгән һәм 2013 елда татар эшмәкәре Рәүф Хәсәнов тарафыннан төзекләндерелгән "Милләт" басмаханәсендә 9 июньдә ифтар үтте. Хәзер хәләл ашханә, кибет һәм кунакханә буларак хезмәт иткән тарихи бинадагы авыз ачуга татар зыялылары, дин әһелләре, татар конгрессы вәкилләре, шәкертләр катнашты.