Биектау башлыгы районда берничә йөз кешелек ифтар оештырды

Your browser doesn’t support HTML5

10 июнь Татарстанның Биектау район үзәгендә берничә йөз кешелек ифтар узды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин оештырды. Ул үзе дә биш вакыт намаз укучы диләр, мөселман җитәкче санала. Вәгазь сөйләргә Казаннан республика мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинда чакырылды.