Исәнбаева: "Допинг кулланучыларга каршы көрәшне хуплыйм"

Елена Исәнбаева 2012 елгы Лондон Олимпиадасында

Ике тапкыр Олимпия һәм җите тапкыр дөнья чемпионы Елена Исәнбаева допинг җәнҗалы сәбәпле русияле бөтен атлетларны да Рио-де-Женейрода үтәчәк Олимпия уеннарыннан читләштерү гадел булмаячак, дип белдерә.

Колга белән биеклеккә сикерүдә ике тапкыр Олимпия һәм җите тапкыр дөнья чемпионы Елена Исәнбаева The New York Times-ка язып, допинг җәнҗалы сәбәпле русияле бөтен атлетларны да Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарыннан читләштерү гадел булмаячак, дип белдерә.

Исәнбаева сүзләренчә, әгәр катнаша алса, аның өчен Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпиада соңгысы булачак.

"Әмма бу хыял тормышка ашмаска да мөмкин. Дөнья допингка каршы агентлык Русиядә дәүләт дәрәҗәсендә допинг куллану системасы булдырылган дип шик белдергәч Халыкара җиңел атлетика ассоциация мине һәм Русиянең башка атлетларын уеннардан, мөгаен Олимпиададан да читләштерде", ди Исәнбаева.

Җомга Халыкара җиңел атлетика ассоциация бу читләштерүне үз көчендә калдыру-калдырмауны хәл итәчәк.

Исәнбаева допинг кулланмаган Русия спортчыларын һәм үзен дә "чиста атлетлар" дип атый.

"Мин допингка каршы кагыйдәләрне белә торып бозган ялганчыларга каршы көрәшне тулысынча хуплыйм... Алар моның өчен җавап бирергә тиеш, нәкъ аларның әлеге гамәлләре сәбәпле хәзер мин ярышларда катнашу өчен көрәшергә тиеш", ди Исәнбаева.

Дөнья допингка каршы агентлыкның чәршәмбе игълан ителгән хисабында Русия спортчыларының допинг куллануын тикшерү омтылышларының барып чыкмавы белдерелә.

Февральдән-майга кадәр алынган 736дан артык тест, янәсе, анализлар алганда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгудан башлап, спортчының кайда булуы билгесез дигән төрле сәбәпләр табылып кире кагылган.

Әлеге документта спортчыларның тестлардан качарга омтылуы, допинг-контроль хезмәткәрләрен алдавы да әйтелә. Иминлек көчләре допинг-контроль хезмәткәрләрен куркыткан, илдән куу белән янаган, диелә әлеге хисапта.

Элгәре Русия президенты Владимир Путин допинг куллану турында мәгълүмат чараларында булган хәбәрләрне Тикшерү комитеты һәм Баш прокуратура тикшерәчәк дип белдергән иде.

Дөнья допингка каршы агентлык тест алганда таләпләр үтәлмәүнең киң җәелүенә багышланган хисабын чыгаргач Русия спортчылары ноябрь аенда уеннардан читләштерелде.