Готтемюллер НАТО генераль секретаренең яңа урынбасары булачак

Роуз Готемюллер

Роуз Готтемюллер үз вазифаларына 1 октябрьдән керешәчәк.

Роуз Готтемюллер НАТО генераль секретаренең яңа урынбасары булачак. Ул бу вазифада Александр Вершбоуны алмаштырачак.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Роуз Готтемюллерны үзенең яңа урынбасары итеп билгеләргә карар кылган. Хәзерге вакытта Готтемюллер АКШның кораллар һәм халыкара иминлек контроле өлкәсендә генераль секретаре урынбасары булып тора.

Элегрәк Готтемюллер Мәскәүдә Карнеги үзәге җитәкчесе булган иде. Урыс телендә иркен сөйләшә.