Казан яны Зөбәрҗәт күлендә су коенучылар Төркияне сагына

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт (Карьер) күленә җәйге эсседә меңләгән кеше агыла. Күлдә даими су коенучы Радик сүзләренчә, быел Төркия булмагач, кеше тагын да арткан. Суы әлегә салкын булса да, Казансудан чистарак, ди ул. Әмма Зөбәрҗәт күлен Төркия ярлары белән чагыштырып булмавын әйтә.