"Миргазиян" мәхәлләсе яңартып төзелгән мәчетнең ачылуын зарыгып көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның Мәскәү районындагы “Миргазиян” (элекке “Әл-Ихлас”) мәчете мәхәлләсе төзекләндерелгән мәчетнең һаман да ачылмавына борчыла. Мәхәллә вәкилләре көнаралаш килеп, ачылу хәбәре юкмы дип белешә. "Мәчетнең кәгазьләре әзер түгеллегенә сәбәп итеп гыйбадәт кылырга рөхсәт итмиләр", ди мәчет имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин.