АКШта чыгышы белән Русиядән булучы ир кеше 70 айга төрмәгә хөкем ителгән

Американ прокуратурсы ул Русиягә 65 миллион долларлык электрон компонентлар җибәргән дип саный.

Нью-Джерси штатының федераль мәхкәмәсе элекке мәскәүле Александр Бражниковны 70 айга төрмәгә хөкем иткән. Гыйнвар аенда Бражников канунсыз рәвештә Русиягә микроэлектроника җибәрү һәм акча юу максаты белән сүз килештерү гаебен таныды. Аңа 30 ел төрмә яный иде.

Чыгышы белән Русиядән булган 37 яшьлек АКШ ватандашы шулай ук өч ел даими тикшереп торуга һәм 75 мең доллар штрафка да хөкем ителгән.

Шул ук вакытта Бражников дәүләт файдасына 65 миллион доллар түләргә ризалашты. Прокуратура бәяләвенчә, Бражников 2008 елдан 2014 елга кадәр Русиягә җибәреп торган хәрби өлкәдә куллану өчен эшләнгән электрон компонентларның бәяләре шул кадәр тора.

Тикшерү Бражниковның арадашчысы Мәскәүдә яшәүче әтисе булган дип саный.